Китап тәкъдир итү

2024 елның 17 мае, җомга

10 май көнне Туктар авыл клубында Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист, якташыбыз Тәслимә Низаминың балалар өчен язылган "Сәлам, дуслар!" шигырь китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Чара барышында китап укучыларыбыз "Сәлам,  дуслар!" китабындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, яттан да сөйләделәр. Шагыйрә балаларның сорауларына җавап бирде. Алар үз чиртанда  шагыйрәгә матур теләкләрен җиткерделәр. Чара чәй табыны янында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International