"Хезмәткә һәм оборонага әзер «(ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы дәүләт тарафыннан билгеләнгән нормалар базасында халыкны физик тәрбияләүнең норматив нигезен тәшкил итә. Ярышлар исемлегенә шулай ук пневматик винтовкадан һәм электрон коралдан ату да кертелгән. Байлар Сабасында Өченче яшьтәге XIV спартакиада исәбенә электрон ату буенча ярышлар узды. Пенсионерлар район ярышларында күп еллар катнашалар. Катнашучылар электрон винтовкадан 8 нче номерлы мишеньгә терсәк таянычы белән утырып, 10 метр ераклыктан атуны башкарганнар, катнашучыларга 3 сынау һәм 5 зачет атуы бирелгән. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар максималь балл саны буенча билгеләнә. Кайчандыр хәзерге пенсионерлар совет тирасында пневматик винтовкадан ату белән шөгыльләнгәннәр, ә хәзер, бу күнекмәләрен саклап, электрон коралдан атуда көндәшләре алдында үз өстенлекләрен исбатлыйлар.