«Зарница 2.0»хәрби-патриотик уенның зона этабы

2024 елның 14 мае, сишәмбе

  13 май көнне, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Зарница 2.0»хәрби-патриотик уенның зона этабы узды. Биредә муниципаль этапларда җиңүче иң яхшы командалар җыелды.

  Ярышта Саба, Мамыдыш, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Питрәч районнарыннан барлыгы 11 команда катнашты.

  Чараны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Шулай ук катнашучыларга сәламләү сүзе һәм яхшы теләкләр белән «Алдынгылар хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Кондратьева Алла Андреевна мөрәҗәгать итте.

  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда катнашучы һәркем югары әзерлекле иде.

Урта төркем нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны түбәндәге отрядлар алды:

1 урын - «Патриот 116 " отряды-Саба муниципаль районының Икшермә кадет мәктәп-интернаты

2 урын- "Ватан 2024" отряды - Лаеш муниципаль районы

3 урын- "АК-74" отряды - Мамадыш муниципаль районы

14-17 яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

3 урын- "АК-74" отряды - Мамадыш муниципаль районы

2 урын - «Яшь патриот " отряды-Кукмара муниципаль районы

  1нче урынга лаек булган, Саба муниципаль районының Икшермә кадет мәктәп-интернаты "Патриот 116" командасын котлыйбыз, алар «Зарница 2.0»хәрби-патриотик уенның республика этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International