Без хәтерлибез, без горурланабыз…

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Безнең көннәрдә патриотизм, гражданлык, үз иле язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү мәгарифнең иң мөһим бурычларының берсе булып тора.  Бу эштә безгә дәүләт-гражданлык бәйрәмнәре ярдәм итә – Ватанны саклаучылар көне, Җиңү көне һ.б. Безнең балалар бакчасында Җиңү көненә багышланган чаралар оештырылды. Тәрбиячеләр Бөек Ватан сугышы геройлары, герой-балалар турында әңгәмәләр үткәрделәр, һәйкәлләргә экскурсияләр оештырдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядәге сугышчыларга котлау открыткалары ясадылар, ә ата-аналар тәм-томнар белән открыткаларны ярдәм җыю штабына тапшырдылар. Балалар бакчасы хезмәткәрләре Җиңү Парадында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International