Беренче май дөнья буйлап атлый!!!

2024 елның 4 мае, шимбә

1 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Беренче май дөнья буйлап атлый!!!» - исеме астында балалар белән йомырка, кәнфит, перәннек һәм башка тәм-томнар җыю оештырдылар. Иртә таңнан балалар мәдәният йорты каршысына җыелдылар һәм авылыбызның һәр йортына бәйрәм такмаклары әйтеп йорт хуҗаларын котлап йөрделәр. Балалар барысы да әлеге чарадан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International