Бүген Беренче Май тынычлык һәм татулык көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без киләчәкне үз куллары белән булдыручы эшчеләрне хөрмәтлибез. 02 майда Сабабаш авыл клубы хезмәткәре "Яз һәм хезмәт Көне" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Башта алып баручы 1 Май бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар зур шәһәрләрдә һәм районнарда демонстрацияләрнең ничек узганын, мәктәпләрдә бәйрәмнәрнең ничек узганын искә төшерделәр. Балалар май бәйрәменең үз тарихы барлыгын белделәр. Алынган мәгълүмат балалар өчен бик файдалы һәм белемле булып чыкты.