19 апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына геноцид турында хәтер көне. Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көненә кушыла һәм укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышы елларында немецларның тыныч гражданнарга карата үткәргән вәхшилекләрен тасвирлаган нәфис басмалар күргәзмәсен тәкъдим итә. Шулай ук 18 апрель көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “19 апрель – нацизм корбаннары көне” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.