Закирҗанова Әминә - фигуралы шуу буенча Махсус Олимпиада җиңүчесе!

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

2024 елның 20-23 апрелендә Санкт-Петербург шәһәрендә конькида фигуралы шуу буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасында Саба районы «Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Закирҗанова Әминә искиткеч әзерлек, максатчанлык күрсәтте һәм 1 урынны алды. Афәрин! Закирҗанова Әминәне һәм аның тренер-укытучысы Романова Анна Владимировнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез! 

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International