"Профминимум"федераль проекты кысаларында 11-12 апрельдә Саба муниципаль районының 10-11 сыйныф укучылары өчен КФУга һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды. Югары мәктәп деканнары үз юнәлешләре, керү имтиханнары һәм узу баллары турында сөйләделәр. Икенче өлештә укучылар кызыклы мастер-классларда булдылар.