2024 елның 13 апрелендә Шәмәрдән лицее базасында 14-17 яшь категориясендә "Зарница 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды. Быел уен гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Беренчеләр хәрәкәте"ярдәме белән үткәрелә. Саба муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләреннән 18 команда дисциплиналар буенча ярышты: хәрби әзерлек; беренче медицина ярдәме күрсәтү; РХБЗ нигезләре; хәрбиләштерелгән киртәләр полосасы; Россия дәүләтчелеге нигезләре һәм хәрби тарих; спорт әзерлеге.