Язгы кыр эшләрен башкару буенча семинар-киңәшмә

2024 елның 14 апреле, якшәмбе

12 апрельдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы базасында язгы кыр эшләрен үткәрү буенча семинар-киңәшмә булып узды. Семинар-киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, биопрепаратлар һәм авыл хуҗалыгы культураларын саклау чаралары җитештерүче фирма вәкилләре, шулай ук Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашты. Семинар-киңәшмә барышында язгы кыр эшләрен башкару, ашлама куллану, авыл хуҗалыгы культураларын саклау чараларын һәм кыр эшләренең барлык этапларында куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International