Ифтар ашы

2024 елның 14 апреле, якшәмбе

Ураза вакытында кичке аш ашау-мөгаен, мөселманнар өчен тәүлекнең иң көтелгән вакыты. Бу гаиләгә, дусларга бер өстәл артында җыелу гына түгел, ә изге Рамазан ае дәвамында һәр көнне диярлек үткәрелә торган бәйрәм дә. Нәкъ менә ифтарлар, бөтен өммәтне берләштерүче, бәйрәм атмосферасын тоярга мөмкинлек бирүче вакыйгалар буларак, Рамазанны үзенчәлекле ай итәләр.

Иштуган авыл мәчетендә ифтар ашы узды. Мөселманнар сөйләшкәннән соң, алар бергә намазга бастылар. Аннан соң ифтар кунаклары сыйландылар һәм мул табын артында аралаштылар. Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International