12 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында "Космоска сәяхәт" дигән танып белү программасын үткәрделәр. Башта балалар космонавтика тарихы белән таныштылар: космос турында тикшерү кеше тарафыннан борынгы заманнарда ук башлануы, кешегә кадәр космоска юл салган хайваннар, беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы һәм ачык космоска беренче булып чыккан очучы – космонавт А. Леонов турында белделәр. Катнашучыларга планеталарны һәм зодиак билгеләрен тану өчен ребуслар һәм табышмаклар тәкъдим ителде, аларның бу теманы яхшы белүләре ачыкланды. Чара ахырында бергә стена газетасы чыгардылар, китапханә фондыннан оештырылган тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.