«Яз килә, Нәүрүз килә!»

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

    Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, «Яз килә, Нәүрүз килә!» дип исемләнгән яз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә кунакка Кыш бабай һәм Нәурузбикә дә чакырылган иде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар.  Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән дәвам иттек. Ә бу зур бәйрәмнең үзенчәлекләренең берсе учакта пешкән "Карга боткасы" кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлау булды. Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International