« Әдәп барда иман бар» ифтар ашы

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Олы Нырты авыл  мәчетендә Рамазан аена багышланган « Әдәп барда иман бар» дип атаган ифтар ашы  уздырылды. Имам Мансур абый мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, мәчеткә җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды. Кичәдә тема буенча китап күргәзмәсе ясалды һәм китапханәче китапларга кыскача күзәтү үткәрде. Мөселманнар сөйләшү йоласын үтәгәннән соң, алар бергәләп намазга бастылар. Шуннан соң ифтар кунаклары сыйланып, бай итеп әзерләнгән өстәлләр артында аралаштылар. Кичә ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International