Укучыларга Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Саба районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Сабиров Б.М. Сатыш мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.
     Полиция хезмәткәре мәктәпнең  8 һәм 10 сыйныф укучыларына Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларына керү тәртибе турында сөйләде.
     Очрашу барышында укучылар Россия Эчке эшләр министрлыгы югары уку йортлары курсантлары һәм тыңлаучыларына полиция хезмәткәрләре өчен каралган барлык социаль гарантияләр турында белделәр, полициядә хезмәт итү турында файдалы мәгълүмат алдылар.

Тэги: ОМВД
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International