Сәламәтлек

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Сәламәтлек-кешенең иң кыйммәтлесе, ул һәр байлыктан да кадерлерәк. «Акчаны югалттым, бернәрсә дә югалтмадым " дигән мәкаль юкка гына түгел. Вакытны югалттым күп югалттым. Сәламәтлеген югалтты - барысын да югалтты. Шуңа күрә балачактан ук үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу бик мөһим. 13 мартта Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Сәламәтлек әлифбасы»дигән әңгәмә үткәрделәр. Фельдшер сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләде. Чара барышында зарарлы гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм үләннәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштек. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, диделәр. Укучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләделәр. Чара барышында укучылар бик теләп зарядка ясадылар «Спорт һәм туклану», «Хис органнары», «Мәкальне тәмамла» викториналарында һәм конкурсларында катнаштылар. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кирәкле белем, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International