18 март көнне ВФСК ГТО нормативларын Кызыл Мишә авылында урнашкан "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары һәм хезмәткәрләре тапшырды. Нормативларны тапшырыр алдыннан укучылар белән "ГТО нәрсә ул" дигән темага әңгәмә үткәрелде һәм җылыну өчен физик күнегүләр эшләнде.
Барлык катнашучылар да нормативларны тапшыра алдылар һәм уңай эмоцияләр белән тулы булдылар. Нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез!