Интеллектуаль уен "Уйлап бел"

2024 елның 12 марты, сишәмбе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йортында «Уйлап бел» интеллектуаль уены уздырылды. Уенда ике команда катнашты . Уен бик кызыклы һәм төрле темаларга кагылды. Бу гаилә традицияләре, җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр. Командалар күп сорауларга дөрес җавап биреп яхшы уен күрсәттеләр. Тамашачылар да сорауларга җавап бирделәр һәм катнашучылар белән таныш җырларны җырладылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, кичә чын бәйрәмгә әверелде, дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International