13 һәм 17 яшькә кадәр бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелеге

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2024 елның 2 һәм 3 мартында Казан шәһәрендә 13 һәм 17 яшькә кадәр бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелеге узды. Зәйниев Айназ (17 яшькә кадәр) Алексеевскидан Хәбибуллин Рушан белән парда көмеш призер булды. Шулай ук көмеш медальләрне ялгыз һәм катнаш парлы разрядта - Сафин Әгъләм (13 яшькә кадәр) белән Казаннан Исмәгыйлова Иделия алды. Гобәйдуллина Ралина (13 яшькә кадәр) ялгыз категориядә, Шаһимаева Мәдинә белән һәм Алабугадан Мирсәид Рәхим белән парлы һәм катнаш парлы категориядә бронза медальләргә лаек булды. Спортчыларны, ата-аналарны, тренерларны Зарипова Гөлнара Хәмит кызын һәм Бакирова Илзия Илфат кызын уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Барыгызга да сәламәтлек, алга таба уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International