"Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбе" хезмәткәрләре язны ГТО белән каршы алалар.

2024 елның 1 марты, җомга

1 март көнне Түбән Шытсу авылы мәктәбе хезмәткәрләре һәм авыл советы хезмәткәрләре тарафыннан ГТО нормативлары тапшырылды. Һәр катнашучы яшь үзенчәлегенә туры килгән нормативларны тапшырып уңай нәтиҗә күрсәтте. Әлеге чараны оештырырга ярдәм иткән өчен Тубән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ахметшин Ильнур Ирек улына һәм авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улына рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International