«Сез безнең горурлыгыбыз!” дип исемләнгән кичә

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

24 нче февраль көнне Туктар авыл клубы мөдире, китапханәче белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Сез безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде. Әлеге кичәгә авылыбызның өлкән яшьтәге ир-атлары – бабайлар чакрылган иде. Кичәдә катнашучылар өчен мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар төрле концерт номерлары белән чыгыш ясады. Ә бабайлар үзләренең солдат булган чактагы хәтирәләре белән бүлештеләр. Кичә чәй өстәле артында җанлы әңгәмә белән тәмамланды. Шулай ук кичәдә катнашучыларга истәлеккә бүләкләр дә тапшырылды. Үз чиратында, бабайлар, кичәне оештыручыларга,  бергә җыйган һәм очраштырган өчен, рәхмәтләрен белдерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International