Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре «сугышчы — интернационалистны котла»акция-котлау үткәрделәр. Әлеге акцияне үткәрү максаты рухи һәм әхлакый әхлакый сыйфатларны үстерү һәм тәрбияләү, актив гражданлык һәм патриотик позицияләрне формалаштыру, Ватаннан читтә интернациональ бурычын үтәгән сугышчыларга бурыч хисе, хөрмәт тәрбияләү булды. Безнең очрашуда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: Әхмәдуллин Ибраһим, Мәүлитов Фларид, Пухов Александр, Иванов Валерий катнашты. Очрашу барышында алар үзләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, хезмәт елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Без кызыксынып тыңладык һәм сораулар бирдек. Сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Соңыннан аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, бәйрәм белән котладылар, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.