Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

      23 февраль - Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. 

     24 февраль көнне Килдебәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Сез бит егетләр, бар да бөркет кебекләр" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада катнашучы егетләр ике командага бүленеп төрле конкурсларда, викториналарда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Алар конкурсларда үзләренең барлык иҗади, интеллектуаль һәм физик сәләтләрен күрсәттеләр. Биремнәрне барысы да яхшы башкардылар. Чара тамашачыларның күңеленә дә хуш килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International