Сөт сыйфатын күтәрү, сөттә соматик күзәнәкләрне киметү, маститларны диагностикалау һәм дәвалау буенча семинар-киңәшмә

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Саба район ветеринария берләшмәсе тарафыннан 2024 елның 22 февралендә «Шытсу АХП» ҖЧҖ базасында сөт сыйфатын күтәрү, сөттә соматик күзәнәкләрне киметү, маститларны диагностикалау һәм дәвалау буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре чакырылган. Теоретик өлешендә район хуҗалыклары буенча соматик күзәнәкләр күләменә анализ ясала. Маститларны билгеләү һәм ачыклау ысуллары, булган препаратлар һәм авыру хайваннарны дәвалау схемалары каралды. Семинарның практик өлешендә маститларны ачыклау ысулларын анализлау һәм күрсәтү максатыннан берничә сыердан сайлап алынган сөт пробалары алынган.

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International