Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлеге укучылары челтәрләр үрүдә катнаштылар!

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын маскировкалау, яшерү өчен киң кулланыла. Мондый челтәр солдатларның тормышын саклап калуда да зур ярдәм булып тора.

19 нчы февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең  Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлеге укучылары челтәрләр үрүдә катнаштылар!

 "Технология үзе бик гади-кәрзин бәйләгән кебек. Эштә иң авыры – геометрик ачык фигуралардан качу, алар һавадан маскировканы танырга ярдәм итәчәк, – дип сөйлиләр укучылар.

 Махсус хәрби операция зонасында якташларына ярдәм итүдә һәркемгә бер зур, бердәм команда булу мөһим.

- "Без маскировка челтәрләрен булдыруда катнашырга бик шат, чөнки хәзер сугыш  зонасында булган солдатларга ярдәм итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International