9 февральдә Шәмәрдәннең 1 нче "Әкият" балалар бакчасы хезмәткәрләре ВФСК ГТО нормативларын тапшырдылар. Чараның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм ГТО комплексын популярлаштыру.
Һәр катнашучы төрле яшь категорияләре өчен билгеләнгән сынауларны үтәде: тартылу, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә туры аяклары белән басып торудан алга авышу һәм башкалар. Барысы да барлык сынауларны уңышлы үтте. Спорт чарасы күрсәткәнчә, "Әкият" балалар бакчасы хезмәткәрләре чыннан да хезмәткә дә, оборонага да әзер. Молодцы!