2024 елның 7 февралендә «Лукоз Саба» ҖЧҖ нең 2023 елгы хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Хисап җыелышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашты. «Лукоз Саба» ҖЧҖ Россиядә һәм БДБ илләрендә иң зур кәҗә фермаларының берсе булып тора. Җыелыш барышында хуҗалык җитәкчелеге һәм белгечләре хуҗалык эшчәнлегенә анализ һәм йомгак ясадылар. Баш инженер Салахиев Динар Дамир улы һәм савымчы Әскәрова Эльнара Зиннур кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Калганнары барысы да директор Гарипов Разил Наилевич тарафыннан яхшы күрсәткечләре өчен билгеләп үтелде.