Гаилә-безнең өчен барысы да! Бу безнең нәсел, безнең традицияләр, туганлык, анда без ярдәм, аңлау һәм кайгырту табабыз. Нык гаилә һәм аның кыйммәтләре-безнең дәүләтнең нигезе. Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Югары Симет авыл мәдәният йортында, «Ромашка» балалар бакчасы белән берлектә, «Без бер команда» күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәм барышында командалар командаларның исемнәрен тасвирлаучы хәрби девизларын укыдылар. Аннары командалар тизлек, җитезлек, тапкырлыкта ярыштылар, спортта мәмкинлекләрен күрсәттеләр. Эстафеталар арасындагы тәнәфесләрдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык катнашучыларга үзләренең матур музыкаль номерларын бүләк иттеләр. Ярышлар балалар һәм ата-аналарның көчен һәм җитезлеген сынау гына түгел, ә һәр команданың бердәмлеген күрсәтүче чара да булды.