Гаилә елын ачуга багышланган ял кичәсе

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Гаилә елын ачуга багышланган ял кичәсе уздырдылар. Гаилә-ул мәхәббәт, хөрмәт, кеше өчен яшәү чыганагы. Бу көчле йорт, балалар һәм оныклар, бу ярдәм һәм таяныч. Чара барышында гаиләләр, тәкъдим ителгән барлык күңелле уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Шаяртулар һәм көлүләр, күңелле уеннар һәм конкурслар шатлыклы атмосфера тудырды. Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды, барысы да уңай эмоцияләр алды һәм гаиләдә иң мөһиме - бердәмлек,  ярдәм, үзара аңлашу һәм толерантлык икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International