01 февраль көнне Олы Нырты авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Урта Нырты авыл клубында үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, Саба муниципаль районы прокуроры Р.Н. Шаймарданов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе А.Р. Галимуллин Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Участок инспекторы А.А. Сахабиев 2023 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды. Саба муниципаль районы прокуроры Р.Н. Шаймарданов авыл җирлеге халкына мөрәҗәгать итеп, прокуратураның төп эшчәнлеге законнарның үтәлешен контрольдә тоту икәнен искәртте һәм прокуратура хезмәткәрләре гражданнарның законлы хокукларын якларга һәрвакыт әзер булуын әйтеп үтте. Шулай ук җыенда Саба уман хуҗалыгыннан вәкил Р.М.Гарәфетдинов, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү тәритбе һәм таләпләре турында чыгыш ясады. ЭПУ “Сабагаз” идарәсе җитәкчесе И.И. Мөхетдинов җирлек халкына газ приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатты,шулай ук “Оплата за газ” электрон кушымтасы һәм газ белән тәэмин итү килешүләрен яңарту тәртибе турында сөләде. Җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2023 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2024 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З.Сәфәргалиев халык каршында 2023 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2024 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.