Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены.

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

31 январь көнне Мишә авыл җирлегендә 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Мишә авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2023 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.

2. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.

4. Урманчылык инспекторы Гарафутдинов Р.М чыгышы.

5. Район прокуроры Шәймәрдәнов Р.Н. чыгышы.

6. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К.чыгышы.

7. Узган елгы җыелышты бирелгән сорауларның үтәлеше, сораулар, тәкъдимнәр.

8. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. йомгаклау сүзе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International