Мәктәпнең уку-күнекмә киңлегенең шартлары һәм нәтиҗәләре: каршылыклар, проблемалар, чишелеш эзләү

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

25 декабрьдә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Саба-Арена» спорт мәктәбендә «Мәктәпнең уку-күнекмә киңлегенең шартлары һәм нәтиҗәләре: каршылыклар, проблемалар, чишелеш эзләү» темасына педагогик совет узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Кышкы каникулларны оештыру һәм үткәрү.

2. Мәктәпнең уку-күнекмә киңлегенең шартлары һәм нәтиҗәләре: каршылыклар, проблемалар, чишелеш эзләү.

3. Уку-күнекмә процессын һәм җыеннарны оештыруда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү.

4. Спортчыларның 2023 елның сентябреннән декабренә кадәр ярышларда чыгышларын анализлау.

Педагогик советта традицион рәвештә хисап елына йомгак ясадылар, үсеш нокталарын билгеләделәр һәм Яңа елга максатлар куйдылар, спортчыларыбызның сыйфатлы белем алуына зур өлеш керткән тренер-укытучыларны билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International