Файдалы бәйрәм өстәле кагыйдәләре.

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

1. Яңа ел өстәленең күпчелек өлешен яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр тәшкил итәргә тиеш (салатлар рәвешендә булырга мөмкин). Алар аз калорияле, организмда җиңел үзләштерелә торган  һәм майсыз, бу аларны төнге табын өчен яраклы итә.


2. Мондый салатларны зәйтүн яки көнбагыш мае белән ясау  яхшырак. Әгәр дә сез майонездан баш тарта алмыйсыз икән, аның урынына табигый ак йогурт өстәгез яки пп-майонез әзерләгез (блендерда 250 г табигый ак йогурт, 1/3 б.к.  тоз, 0.5-1 б.к.  горчица).


3. Артык пешермәгез. Бер табынга җитәрлек итеп ясау яхшырак. Әгәр дә сез алдагы тәүлек эчендә пешерелгәнне ашасагыз, агулану куркынычы минималь була (дөрес сакланган очракта). 


4. Татлы ризыкларны һәм пешерүләрне киметергә тырышыгыз-(шоколад, конфет, торт, ак икмәк һәм батонны). ПП-конфетлар әзерләргә мөмкин: 200 г Кара җимеш, 100 г чикләвек, 1аш кашыгы какао һәм 1 аш кашыгы бал.


5. Сыр яки колбасаны аерым куегез,ә бутербродлар бн түгел. Колбасаны өйдә пешкән салкын ит яки балык белән алыштыру яхшырак.


6. Алкогольдән тыелыгыз, әгәр андый мөмкинлек булмаса, коры шәраб сайлагыз.


7. Тавык, балык яки гриль күркә сайлагыз.


8. Төп ашны 22:00 сәгатькә кадәр ашарга тырышыгыз. Аннары җимеш һәм җиңел ризыклар гына ашагыз.


Бәйрәмнәр вакытында актив булыгыз: йөрегез, ачык һавада актив уеннар уйнагыз, тимераякта һәм чаңгыда йөрегез.


Яңа ел мәҗлесе сезнең өчен бәйрәм булсын һәм сәламәтлегегезгә зыян китермәсен!
 

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International