Күбрәк белегез-алга таба яшәгез

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Күбрәк бел" тематик сәгате үткәрделәр. Чара барышында яшүсмерләр белән ВИЧ-инфекциянең СПИДтан нәрсә белән аерылып торуы, ВИЧ йоктыру юллары һәм инфекция йоктыру мөмкинлекләре, профилактика чаралары турында сөйләштеләр. Балалар Халыкара СПИДка каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы һәм аның символы – кызыл тасма белән таныштылар. Бу көнне чакырылучыларга СПИД проблемасының мөһимлеген аңлауны символлаштырган кызыл тасмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International