Йошкар - Ола шәһәрендә узган "Музыкаль экспресс" Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре.

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Безнең укучыларыбыз кая гына  барсалар да сынатмыйлар. Һәрвакыт зур җиңүләр белән кайталар.  Декабрь аенда  Йошкар-Ола шәһәренең Яшьләр сараенда "Музыкаль экспресс" Бөтенроссия конкурсы узды. МББУ "Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  Шәмәрдән филиалы укучылары актив катнашты.

 Нәтиҗәләре - вокаль башкару: «Тамчы» вокаль - хореография ансамбле -1 дәрәҗә лауреат ( ук. Харрасова Л.А., Свищева Л. А.), Балеева Арина ( соло) -1 дәрәҗә лауреат ( ук. Харрасова Л.А.), Нуриева Наилә ( соло) -2 дәрәҗә лауреат ( ук. Харрасова Л.А), Әхмәтова Зарина( соло) - 2 дәрәҗә лауреат (ук. Харрасова Л.А), Кузьмина Полина( соло) -3 дәрәҗә лауреат (ук. Харрасова Л.А).

Шулай ук, конкурстан соң укучылар үз укытучылары белән шәһәрнең искиткеч урынында, БРЮГГЕ яр буенда булдылар.

 Барлык җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз, Яңа елда яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International