«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча йортлар төзелеше

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.05.2019 № 696 карары белән расланган "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елда, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә, 9 авыл җирлегендә, районның авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарына аренда шартнамәсе буенча бирү өчен 23 торак йорт төзелде.

Бүгенге көндә Саба муниципаль районында әлеге программа буенча 23 йорт төзелеше тәмамланып килә, шуларның:

- Тимершык авыл җирлегендә 5 йорт 

- Эзмә авыл җирлегендә 2 йорт;

- Шәмәрдән авыл җирлегендә 7 йорт;

- Мишә авыл җирлегендә 1 йорт

- Түбән Шытсу авыл җирлегендә 1 йорт

- Иске Икшермә авыл җирлегендә 2 йорт

- Олы Нырты авыл җирлегендә 1 йорт

- Олы Шыңар авыл җирлегендә 2 йорт

- Курсабаш авыл җирлегендә 2 йорт

Югарыда күрсәтелгән йортларны төзүне башкаручы подрядчы оешма:

"Мелиорация-Сервис" ҖЧҖ,

"ПМК N159" ҖЧҖ,

"Кристалл" ҖЧҖ,

"Рыбно-Слободский Универсалстрой" ҖЧҖ .

Тэги: окс
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International