Республикакүләм «ТAT∙АRS∙TAN» конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 17 декабре, якшәмбе

2023 елның 16 декабрендә "Н.И. Фешин исемендәге Казан училищесында" Яшь талантлар республика конкурсына йомгаклар ясалды, "ТAT∙АRS∙TAN" конкурс хәрәкәте кысаларында, анда МББУ"Х. Һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"  укучылары катнашты. Конкурсның жюри алдына катлаулы бурыч куелды - сурәтләү һәм декоратив-гамәли юнәлештә күпсанлы эшләрдән иң яхшы эшләрне билгеләү. Декоратив-гамәли номинациядә 1 нче урынны алган, иң яхшы эшләрнең берсе дип,  Галимуллина Зөлфия Илнур кызының (10-12 яшь категориясе), МББУ "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең"  укучысы, укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы эше танылды. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар, укытучылар - рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Киләчәктә барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International