Россия Федерациясе Конституциясе көне - Россия Дәүләтенең истәлекле даталарының берсе, ул ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Конституция - Россия Дәүләтенең төзелешен билгеләүче илнең төп документы, анда кешеләрнең ирекләре, хокуклары һәм бурычлары язылган, калган законнарның нигезендә яткан иң төп кагыйдәләр һәм нормалар беркетелгән! Оештыручы Педагог Миңнуллина Н. Н. укучылар белән «РФ Конституциясе» темасына әңгәмә үткәрде.