Ватан каһарманнары көне уңаеннан Оет авыл  клубында үткәрелгән чара 

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

9 декабрь - Ватан каһарманнары көне уңаеннан, Оет авыл  клубында  "Илем батырларын барлый" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Ватан каһарманнары – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының тулы кавалерлары турында мәгълүмат бирелде. "Батырлар даны мәңгелек " дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Саба районыннан чыккан Советлар Союзы геройлары , авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиевның сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр. Ахырдан Вәли Хаҗиев бюстына чәчәкләр куйдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International