Бильярд

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Белгечләр фикеренчә, бильярд-кешенең физик яктан, әхлакый-психологик яктан комплекслы үсешен бирә торган уен. Бер партиядә уенчы ике-өч километр үтә, бу табибларның физик форманы саклау буенча киңәшләренә туры килә. Уен җиңәргә, игътибарны тупларга, ихтыяр көчен көчәйтергә, эмоцияләрне тигезләргә, дошманның каршылыгын җиңәргә, үз-үзеңә ышанычыңны югалтмаска өйрәтә. Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшүсмерләр өчен бильярд буенча «Җиңү шары»турнирын оештырды. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы һәм аның төрләре, уен кагыйдәләре турында сөйләделәр. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күтәренкелек һәм күңелле кәеф алдылар. Авыр көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International