Әнием – кадерлем

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Иштуган мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, " Әнием – кадерлем!, Халыкара Әниләр көненә багышланган концерт узды. Концерт программасы кызыклы һәм төрле иде. Әниләр өчен бүләк – безнең талантлы һәм иҗади катнашучыларыбыз башкаруында бию, вокал һәм шаян номерлар. Бәйрәм концерты күңелгә үтеп керерлек җырлар, шигырьләр, сәхнәләштергән әсәрләр, халык һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләр турында җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бәйрәм концерты гадәти булмаган өй уңайлылыгы һәм җылылык атмосферасында узды, ә иң мөһиме бәйрәм концертка килгән барлык әниләр һәм абиләр өчен чын бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International