Бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр "Башкортстан Республикасы кубогы" ярышлары

2023 елның 9 декабре, шимбә

2023 елның 5-8 декабрендә Уфа шәһәрендә бадминтон буенча Бөтенроссия юниорлар һәм яшүсмерләр "Башкортстан Республикасы кубогы" ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 18 төбәгеннән 342 спортчы катнашты. 1284 уен уйналган. Безнең мәктәп спортчылары Зәйниев Анар, Идрисов Нияз, Рәхимов Адель 15 яшькә кадәр һәм 11 яшькә кадәр категорияләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Зәйниев Айназ ялгызлар арасында Алтын, парлыларда көмеш һәм катнаш парлы категорияләрдә бронза медаль яулады. Идрисов Нияз ялгыз разрядта бронза призер булды. Шулай ук Идрисов Нияз һәм Рәхимов Адель парлы категориядә бронза медаль яуладылар.

Егетләрне һәм тренеры Г. Х. Зарипованы уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International