Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә театраль тамаша

2023 елның 8 декабре, җомга

7 декабрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре  Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә инвалид балалар өчен "Сертотмас үрдәк"театраль  тамашасын сәхнәләштерделәр.  Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары- сөйкемле йорт хайваннары, үзләрен һәм дусларын куркыныч астына куймас өчен, серләрне сакларга өйрәтә. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларга кушылып  җырладылар, алар өчен борчылдылар. Барсына да  чыгыш бик ошады, артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International