“Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән тематик кичә

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Әниләр җир йөзендәге иң мәрхәмәтле, иң олы йөрәкле,иң шәфкатьле кешеләр алар. Сабый баланың иң беренче әйткән сүзе дә, авырлык килгәндә һәрберебезнең искә алган кешесе дә ул әни. Ноябрь аеның тагын бер матур бәйрәме ул- әниләр көне. “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән тематик кичәгә авылыбызның олы хөрмәткә лаек булган, балачаклары авыр сугыш елларына туры килеп бик күп авырлыклар кичергән әниләр һәм бүгенге көндә уллары армия сафларында һәм махсус хәрби операциядә булган әниләр чакырылды. Үзләре олы яшьтә булсалар да, әниләре турында матур хатирәләрен сөйләделәр катнашучылар. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында матур шигырьләр, бәйрәм котлаулары белән  үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International