«Мин бәхетле гаиләм белән!»

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрьдә Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, " Мин бәхетле гаиләм белән!» исемле мәдәни-чара үткәрделәр. Программада әниләребез өчен җылы котлау сүзләре яңгырады. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Чара дәвамында әниләр һәм балалар уеннарда һәм төрле конкурсларда актив катнаштылар. Программа ахырында балалар әниләренә үзләренең бүләкләрен бирделәр, бик күп матур сүзләр әйттеләр!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International