Югары Симет мәктәбендә әниләр көне

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Әниләр көне уңаеннан 25.11.23 көнне Югары Симет урта мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары һәм әниләр арасында ярыш узды. Педагог оештыручы Миңнуллина Н. Н. ике команданы ярыштырды. Ярыш барышында төрле концерт номерлары булып бәйрәмебезне тагын да тулыландырды. Әз генә аерма белән әниләр командасы җинде. Бәйрәм ахырында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халиуллина А.Э. бәйрәм белән котлап ике командага да  бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International