Күпчелек кеше ВИЧ-инфекциягә бик тискәре карый. Шул ук вакытта халыкның күпчелеге хәтта хәзерге дөньяда ВИЧ инфекциясе авыру өчен хөкем карары түгеллеген белә. ВИЧ-инфекция белән авыручыларның күбесе тулы тормыш алып бара, сәламәт балалар таба.
Инфекция булмасын өчен нәрсә эшләргә?
ВИЧ-инфекция 3 юл белән йога: кан аша, анадан балага, сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләр булганда.
Профилактика чаралары:
- партнерга тугры калыгыз, очраклы җенси мөнәсәбәтләргә юл куймагыз;
- һәрвакыт презерватив кулланыгыз;
- наркотиклар кулланмагыз;
- татуировка,персинглар ясамагыз:
- шәхси гигиена әйберләрен генә кулланыгыз.
ВИЧ белән яшәү өчен нәрсә эшләргә?
Әгәр дә сез ВИЧ-инфекцияле булуыгызны белсәгез, беренче чиратта СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Медицина ярдәме, шул исәптән антиретровирус препаратлары алу бушлай бирелә.
Антиретровирус терапиясен (АРВТ) табиб билгеләгән схема буенча алыгыз. Терапиянең эффективлыгын контрольдә тоту өчен регуляр рәвештә тест бирегез.
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Зыянлы гадәтләрдән (алкоголь, тәмәке тарту) баш тартыгыз, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, дөрес тукланыгыз, диеталарны артык кулланмагыз.
ВИЧ белән сәламәт балалар булырга мөмкин! Антиретровирус профилактикасын куллану анадан балага ВИЧ йоктыру ихтималын 12% ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Терапия анага йөклелек һәм бала табу вакытында, ә яңа туган балага беренче 4 атна эчендә билгеләнә. Бала туганнан соң ук ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычын киметү өчен ясалма имезүгә күчерәләр.
ВИЧ-тестны даими алыгыз.
Тикшерү яшәү урыны буенча теләсә кайсы медицина учреждениесендә, психосоциаль консультация кабинетларында һәм СПИДка каршы профилактика һәм көрәш үзәкләрендә узарга мөмкин.
Әгәр дә сезнең тормышыгызда ВИЧ-инфекция куркынычы арткан хәлләр булса, сез бала табарга яки инде йөкле булырга уйлыйсыз икән, тикшеренү узыгыз.
Табиблар һәр кешегә ел саен ВИЧ-инфекцисене тикшерергә киңәш итә. Бу тикшерү бушлай һәм теләсә аноним рәвештә үткәрелә.