«Җырым аша бүләк итәм, сина әнием күңелем җылысын»

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

"Җырым аша бүләк итәм, сина әнием күңелем җылысын» – Югары Симет мәдәният йортында шундый исемдә бәйрәм концерты узды. Ул Әниләр көненә багышланган  искиткеч һәм күңелле бәйрәм, ул бөтен халыкның мәхәббәтен һәм илебездә хатын-кызларның югары ролен тануның бер дәлиле булып тора. Авыл җирлеге башлыгы  Әхмәдуллин И.Р. тамашачыларга Әниләр көненә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Кадерле әниләргә бу көнне үзләренең музыкаль бүләкләрен мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук өлкәннәр һәм яшь һәвәскәр катнашучылар бүләк иттеләр. Балалар иҗади номерлар, күңелле җырлар, матур шигырьләр, кызыклы күренешләр һәм әлбәттә проза белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International