Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 2023 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештырылган брифингта физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү турында сөйләде.
Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2022 ел өчен салым хәбәрләрен җибәрү тәмамланды.
Агымдагы елда Татарстан Республикасында яшәүчеләргә 2 млн 238 мең хәбәр җибәрелгән, шуларның 985 меңе шәхси кабинет сервисы аша электрон рәвештә җибәрелгән. Марат Сафиуллин үзенең чыгышында салым түләүченең шәхси кабинетына тоташу бик җиңел, керү өчен дәүләт хезмәтләре сайтыннан пароль кулланырга мөмкин, дип искәртте. Быелдан салым хәбәрен Федераль салым хезмәте сайтындагы Шәхси кабинет аша гына түгел, ә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша да алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Һәм инде 80 мең татарстанлы бу яңалыктан файдаланырга теләк белдергән.
"Быел республика халкы 9 млрд 100 млн. сумлык мөлкәт салымнары түләргә тиеш, бу узган ел белән чагыштырганда 500 млн. сумга күбрәк. Салым хәбәрләренә, мөлкәт салымнары белән беррәттән, физик затларның керемнәренә 375 млн сумлык салым кертелгән: салым агентлары тарафыннан исәпләнгән, әмма тотылмаган салым суммасы, отышлы салым суммасы, салым базасы 5 миллион сумнан артып китсә, 15% югары ставка буенча исәпләнгән НДФЛ суммасы», - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.
Марат Сафиуллин үз чыгышында мөлкәт салымнары буенча исәпләүләргә аерым тукталды. Мәсәлән, җир салымын республикада яшәүче бер миллион кеше түләргә тиеш, җир салымы буенча исәпләүләр суммасы 1 млрд 330 млн сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта ташламага ия гражданнар саны 577 мең кеше, ә аларга бирелгән ташламалар суммасы 260 млн сум тәшкил иткән. Бер миллион 600 мең граждан милеккә салым түләргә тиеш, аның суммасы 2 млрд 800 млн сум тәшкил итә. Ташламага ия гражданнар саны 940 мең кеше тәшкил итә, ә бирелгән ташламаларның гомуми суммасы 1 млрд 400 млн сум. Транспорт салымын республиканың 1 млн 23 мең гражданы бер миллион дүрт йөз мең транспорт чарасы буенча түләргә тиеш. Транспорт салымы суммасы 5 млрд. сум. Транспорт салымы буенча ташламалары булган гражданнар саны 18,5 мең кеше тәшкил итә, ә бирелгән ташламалар суммасы 21 млн. сум.
Идарә җитәкчесе үз чыгышында гражданнарга нинди очракларда салым белдерүе җибәрелмәвен, бу 100 сумнан ким булган очракта, салым түләүдән тулысынча азат итә торган ташлама барлыгын, 2022 ел өчен түләүләр суммасын тулысынча каплаган бердәм салым счетының (РОВС) уңай сальдосы булганда, искә төшерде. Калган очракларда салым хәбәрен алмаганда, теләсә кайсы компьютердан яки телефоннан «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасыннан яки шәхси кабинеттан файдаланып, салым түләүгә берничә минут сарыф итәргә мөмкин.
Брифингта транспорт салымын исәпләгәндә булган яңалыклар яңгырады. "2022 елда транспорт салымын исәпләгәндә 3 млн. сумнан 10 млн.сумга кадәр уртача бәяле җиңел автомобильләргә карата арттыра торган коэффициентлар гамәлдән чыгарылды. 10 млн. сумнан артык бәяле җиңел автомобильләр өчен генә 3 арттыра торган коэффициент кулланыла. тиешлечә, арттыра торган коэффициент кулланылган кыйммәтле автомобильләр саны кимеде", - дип сөйләде Марат Сафиуллин.
Марат Сафиуллин журналистларның игътибарын салым хәбәрендә булган үзгәрешләргә юнәлтте: быел салымнар Федераль казначылыкның бердәм счеты аша түләнә, түләүләрне эшкәртү белән Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе шөгыльләнә, шуңа күрә салым хәбәрендә түләүне Тула өлкәсе, Тула шәһәре буенча УФК ала. Шулай итеп, барлык салымнар бер түләү документы белән түләнә, шуңа күрә салым хәбәрендә бер Qr-код, бер штрихкод һәм бер уникаль исәпләү идентификаторы (УИН) күрсәтелгән.
Марат Сафиуллин чыгышының ахырында милек салымнарын түләүне соңгы көннәргә кичектермәскә киңәш итте, чөнки гражданнар түли торган милеккә салым һәм җир салымы җирле бюджетка кертелә һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә кулланыла, аларның күбесе социаль әһәмиятле.